Бездә кышлаучы кошлар

Автор: Галимова Гульсина Минавировна

Организация: МБДОУ «Верхнесиметский ДС «Ромашка» Сабинского м. р-на - «Нижнесиметский ДС»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Сабинский район

Интегральләштерү: танып белү, физик тәрбия, аралашу.

Максат: кошларга карата шәфкатьлелек тшрбияләү, аларга булышутеләге уяту; сорауларга төгәл, тулы җавап бирүләренә ирешү, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; безнең якларда кышлаучы 4-5 кош белән таныштыру, аларның нәрсә белән туклануы, кыш көне кешеләр ярдәменә мохтаҗ булулары, алаларга җим куярга кирәклеген аңлату; кайчы белән куркынычсылык кагыйдәләрен кабатлап кошлар җим ясарга өйрәтү.

Әзерлек эше: кышлаучы кошлар рәсемнәрен карау, табышмаклар, шигырьләр, бармак уеннары өйрәтү.

1.Кереш.

Мотивация: Балалар тынлагыз эле нинди матур тавышлар ишетелэ...кышкы урманда кош тавышылары. (Балалар идәнгә куелган агачка һәм аңа беркетелгән кошларга карап, ярым түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә. Кошлар тавышы ишетелә.)

2.Төп өлеш.

Актуализация

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди агач икән бу? Аның ботакларында нәрсәләрдер утыра.(Соруга жавап ала)

Балалар: Чыршы агачында кошлар утыра.

Тәрбияче: Дөрес. Әйдәгез, карыйк әле, агачка нинди кошлар кунган икән?

Балалар: Карга, песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен.

Тәрбияче: Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

Балалар: Бездә кошлаучы кошлар.

Тәрбияче: Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз?

Балалар: Чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга очып китмиләр. Шулайда аларга кыш көннәрендә аларга ярдәм итәргә кирәк. Кыш көне бөтен җирне ап-ак кар каплый, аларга азык табу кыенлаша.

Тәрбияче: Дөрес балалар. Ә аларга ничек ярдәм итеп була соң?

Балалар: Агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез.

Тәрбияче: Әйдәгез әле без дә сезнең белән кошларга җимлекләр ясап җим салып кошларыбызга элеп куек эле. ( Балалар белән җим ясыйлар). Кошлар нэрсэлэр не жим итеп биреп була. (Жим куялар)

Уен: “Нәрсә очып китте”.

Тәрбияче: Ә хэзер без сезнең белән уен уйнап алабыз. Күзләрне йомабыз. Көчле җил чыкты, һәм бер кош очып китте. Нинди кош очып киткән кем әйтә?

Балалар: Песнәк.

Тәрбияче: Дөрес, песнәк. (Уен шулай берничә кош исемен әйтеп дәвам итә).

Дидактик уен: “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”.

Тәрбияче: Бу кошның нәрсәсе?(Гәүдәсе). Ул нинди формада? (Озынча, овал.)

Тәрбияче: Ә хәзер өстәл янына килегез һәм үзегез кошларның гәүдәсен җыеп карагыз. (Балалар төзиләр, төзеп бетергәч, тәрбияче балалардан гәүдә өлешләрен тагын бер кат күрсәтеп чыгуларын сорый).

Физкультминутка.

Тәрәз каршына (Тәрәзәгә күрсәтәләр)

Килгән бер чыпчык. (Бер бармакны күрсәтәләр)

Мине чакыра: (Үз –үзләрен күрсәтәләр.)

“Чык эле, ди чык”. (Кул изиләр)

Алдый ул беләм, (Бармак яныйлар.)

Гел шулай итә (Җилкәләрен җыералар.)

Йөгереп чыксам (Йөгерү хәрәкәте ясыйлар.)

Оча да китә. (Очу хәрәкәте ясыйлар.)

Тәрбияче: Ял итүне дәвам итеп, бармак уены уйнап алыйк.

Карга килер казан асар,

Торна килер тоз салыр,

Саескан килеп салма салыр,

Песнәк килеп пешерер,

Чыпчык килеп төшерер,

Румиль ашап бетерер.

Сюрпириз момент. Алдан эзерлэнгэн агач рэсеменэ нетрадицион формада милэш тэлгэшлэре ясау.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Без кошларның канатлы дусларыбыз дибез, чөнки алар кешеләргә, табигатькә файда китерәләр. Агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Шөгелебезне йомгаклап, “Мин дә!” дигән уен уйнап алыйк. Алмаз кошларга җим бирде.

Балалар: Мин дә!

Тәрбияче: Ильшат кошларга таш атты. (Балалар дәшмиләр.) Алсу белән Рамил кош оясы ясадылар.

Балалар: Мин дә!

Тәрбияче: Ирек агачтагы кош оясын туздырды. (Балалар дәшмиләр.)

Рефлексия: Нэрсэлэр ойрэндек? Икенче дэрестэ нэрсэ турында ойрэнэсегез килэ.

 

 

 

 


Приложения:
  1. file0.docx.. 17,6 КБ
Опубликовано: 22.10.2023