Күгәрчен кошы белән таныштыру
Автор: Хисамова Алия Рефатжановна
Организация: МБДОУ «Балтасинский детский сад №5 комбинированного вида»
Населенный пункт: Республика Татарстан, пгт. Балтаси
Максат: кошларга карата сак караш тәрбияләү, фикерләү сәләтен арттыру, сөйләм телен үстерү,күгәрчен кошы белән таныштыру.
Җиһазлар: кошлар аудиоязмасы, УМК маскалары, йорт, пластилин, җимлек рәсеме, магнит такта
Шөгыль барышы:
Балалар төркем бүлмәсенә санамыш сөйләп керәләр:
Өйгә кергән бер чыпчык
Очып йөри чык-чырык
Чыпчык, чыпчык син чыпчык
Атлап түгел очып чык
Оештыру моменты:
-Балалар сезнең кәефләрегез ничек? Әйбәтме? Әйдәгез, барыбыз бергә куллар белән “Во” дип күрсәтик әле! Килегез минем янга түгәрәккә басыйк, кулга кул тотынышып кузләрне йомып бер-беребезгә яхшы кәефләребезне бүләк итик әле. 5 кә кадәр саныйк әле. Молодцы!
(Балалар тугәрәккә басалар кулга кул тотынышалар.)
Барышы:
Кереш өлеш: -Ә хәзер, күзләрегезне ачып карагыз әле. Балалар, без кайда эләктек икән? Нәрсә тавышы ишетелә сезгә? (Кошлар аудиоязмасы куела)
-Кошлар тавышы!
-Дөрес, бу кошлар тавышы.
-Балалар карагыз әле, монда нәрсәдер ята. Күтәреп карыйк әле. Нәрсә икән бу? Ничек уйлыйсыз?
-Хат.
-Дөрес, бу хат. Хат янында тагын нәрсәдер бар бит. Амир алып бир әле!Монысы нәрсә икән монын? Нәрсәгә ошаган бу балалар?
-Каурый.
-Бик дөрес.Бу каурый.
Балалар хатны ачып карыйк әле. Монда нәрсә дип язылган икән?
-Укып карыйкмы?
-Әйе!
- Хатта болай дигән: “Нәни дусларым, мин сезне кызыклы сәяхәткә чакырам. Мин әзерләгән биремнәрне үтәсәгез, әкият иленә эләгерсез. Иң беренче итеп табышмакны белегез: Озын томшык, ике канат,
Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.
Бу нәрсә? (Кош)
Балалар, дөрес бу кайсы кош икән. Хаттагы биремне алга таба карыйк. Бу бирем безне зәңгәр шакмак төшкән такта янына чакыра. . Әйдәгез, шул тактаны табыйк әле. Булдырдыгыз! Якынрак килеп карыйк әле, нәрсәләр бар икән монда. Балалар бу нәрсә?
-Кош.
-Дөрес.
-Балалар,
-Бу кош рәсеме.
-Ләкин нинди кош икән бу? Беләсегез киләме?
-Әйе.
- Бу күгәрчен кошы. Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк әле. Һәрбер кош: баш, койрык, гәүдә, канат, тәпи өлешләреннән тора.
-Биремдә болай язылган. Өстәлдә булган кош рәсемен дөрес җыегыз.
(Балалар күгәрчен кошын (УМК) рәсемгә карап җыялар.)
- Балалар, нинди кош килеп чыкты? (Күгәрчен).
- Балалар, әйтегез әле, кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә,канат,койрык, тәпи).
- Баш нинди формада? Гәүдә нинди формада?
-Әфәрин, балалар! Булдырдыгыз! Биремне дөрес үтәдегез.
2. - Сәяхәтне дәвам итик. Яңадан хатны укып карыйк, анда нинди бирем көтә икән безне!? Болай дип язылган:” Утырып ял итеп алыгыз, юлыгыз бик катлаулы”-дигән.
– Ә хәзер утырып ял итеп алыйк, мин сезне такта янына чакырам. Балалар менә мондагы мендәрләрне алып, үзегезгә уңайлы итеп утырышыгыз.
Мин сезне күгәрчен кошы белән якынрак таныштырам
-(күгәрчен кошы турында кыска презентация күрсәтелә).
1 нче слайд- Бу нинди кош?
-Күгәрчен.
2 нче слайд- Гәүдәсе аның каурый белән капланган.Күгәрчен кошы безнең як кошы.
3 нче слайд- Бу кош җим, конбагыш, ипи, ярмалар белән туклана. Кыш көне аңа ашау табуы бик кыен. Күгәрчен – гөр-гөр гөрелди.
4 нче слайд- Күгәрчен кошы үзенең кошчыкларын күкәй салып чыгара. Ул аны җылы канатлары астында саклап кына тора. Кечкенә күгәрченнәр алар тышкы кыяфәтләре белән аерылып торалар. Бераз усеп киткәч, зур күгәрченгә охшый башлыйлар.
-Балалар, кайсы кош белән якынрак таныштык?
-Күгәрчен..
-Ә хәзер сәяхәтне дәвам итик. Ул безне кызыл өчпочмак төшкән өстәл янына чакыра. Биремдә болай дигән: “ Маскаларны киеп карга белән күгәрченгә әверелеп күңелле итеп уйнарга”. Балалар сез “Карга һәм күгәрченнәр” уенын беләсезме?
-Әйе
- Кем карга булыр икән? Әйдәгез санамыш белән санап чыгарыйк әле?
-Әке бәке кыек сәке
-Эремчек син кал, бу чык.
(Балалар УМК маскаларын киеп “Карга һәм күгәрченнәр” хәрәкәтле уенын уйныйлар).
-Әфәрин! Булдырдыгыз!
- - Булдырдыгыз, балалар! Бик күңелле уйнадыгыз! Күгәрченнәребез бик җитез булдылар!
-Балалар, без кайсы кошларга әверелеп уйнадык?
-Күгәрчен һәм карга.
3. –Бу биремдә болай дип язылган: яшел түгәрәк төшкән өстәл янына якынрак килегез, иркенләп утырыгыз. Карагыз әле, сезнең каршыда нинди матур рәсем. Балалар бу нәрсә икән?
-Җимлек.
- Молодцы! Беләсез икән.
- Күгәрченнәр җимлеккә килеп кунганнар, ләкин аның җиме юк .Әйдәгез, без бу җимлекне җим белән тутырыйк. Күгәрченнәргә кыш коне җим табуы бик кыен бит.Сезнең кул астында пластилиннар, шулардан түгәрәк җим ясарга кирәк.
(Балалар эше. Әвәләү алымын ныгыту).
-Молодцы! Бу биремне дә үтәдек.
-Балалар, без сезнең белән нинди яхшы эш эшлэдек.?
-Күгәрченнәрне ашаттык.
-Дөрес.
-Дөрес. Без югында күгәрчен безнең төркем бүлмәсеннән очып киткән ,сезгә биремнәр биреп калдырган булган икән. Ул безне нинди кызыклы сәяхәткә алып барды.
Йомгак:
- Балалар, сез бүген нәрсәләр белдегез?
- Нинди яхшы эш эшләдек?
- Белгәннәребезне кемгә сөйләрсез?
- Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?
- Сез миңа бик ошадыгыз, бик тәртипле булдыгыз!
- Сез бүгенге биремнәрне дөрес һәм кызыклы итеп үтәдегез, шуңа күрә күгәрчен сезгә бүләкләр әзерләгән.
- ( Балаларга күгәрчен рәсеме(өлешләре) бүләк итү).
-Саубулыгыз.



