Итоговое комплексное занятие в старшей группе «Сюрприз от Фиксиков»
Автор: Марданова Альфия Рашитовна
Организация: МБДОУ «Балтасинский ДС №4 комбинированного вида»
Населенный пункт: Республика Татарстан, Балтасинский м.р-н, пгт. Балтаси
Максат: эшчәнлекнең төрле төрләрен оештыру аша балаларның белемнәрен гомумиләштерү
Бурычлар:
Белем бирү:
- ел фасылларының, айларның, атна көннәренең, тәүлекнең характерлы билгеләрен беркетү;
- саннарны белүне, тәртип счетын беркетергә;
- кәгазьнең үзлекләрен белүне ныгытырга;
- билгеле бер тавышны ишетә белүдә күнегүләр ясау
- иҗекләрнең санын билгеләүдә күнегүләр ясарга;
- сүзләргә аваз анализы ясауда күнегүләр ясарга;
- балаларның сүзлек күләмен, диалогик сөйләмен киңәйтү.
Үстерү:
- логик фикерләүне үстерү;
- конструктив эшчәнлекне үстерү;
- кул моторикасын үстерергә.
Тәрбия:
кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек тәрбияләү;
- үзара ярдәмләшү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Эш формасы-фронталь, индивидуаль,тикшеренү.
Җиһазлары: презентация; ак балавыз акбур белән язылган хат; зәңгәр буяу, пумала, су; биремнәр язылган конвертлар; сулы тазик, һәр бала өчен кәгазь чәчәкләр; матрешканың 5 өлешкә киселгән фотосы.
НОД барышы:
I. кереш өлеш. Балалар урындыкларда утыра, кинәт төркемгә гелевый шар очып керә, бавына хат бәйләнгән.
Т: Ух-син! Бу нәрсә? Әйдәгез карыйк, кызык, ә ни өчен чиста кәгазь, Мин бернәрсә дә күрмим. Бу нәрсә булырга мөмкин соң?
Б: бу тылсымлы хат.
Т: чыннан да, бу тылсымлы, яшерен хат. Ә ул нәрсә белән язылырга мөмкин соң? Мондый хатлар яшерен кара - балавыз, шәм, лимон, крахмал белән язылырга мөмкин. Ә анда нәрсә язылганын ничек белергә соң?
Б: буяулар белән буярга кирәк.
Т: Әйдәгез, кәгазь битен буыйк һәм анда нәрсә язылганын, бу хатның кемнән икәнен белик. (ак бит буяулар белән буяла).
"Балалар. Без сезне ел буе күзәттек. Сез үстегез, белем тупладыгыз һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә күчәргә җыендыгыз. Без сезгә биремнәр җибәрәбез, аларны сез эшләп бетерергә тиешсез. Ә соңгы биремдә сезне сюрприз көтә. Уңышлар телибез! Фиксиклар".
II. Төп өлеше.
Карыйк әле, алар безгә нәрсә әзерләделәр микән? (экранда-төркем планы). Ә менә безнең биремнәр билгеләнгән ниндидер план. Нәрсә планы булырга мөмкин? (балаларның җаваплары) Балалар, бу бит безнең төркемнең планы.
(балалар планны карыйлар һәм беренче биремнең кайда яшерелгәнен табалар)
Беренче биремне кайдан эзлибез?
Балалар: 1нче бирем такта янында яшерелгән.
1 нче биремне укый (монда табышмак икән)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Балалар: бу ел фасылы-яз.
(яз турындагы рәсемне күрсәтә) - экранда.
Тәрбияче: Әйтегез әле, яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар: яз күптән көтелгән, җылы, яңгырлы, кояшлы, ягымлы, юеш, пычрак була.
Язның ничә ае бар? (3 ай).
Аларны тәртибе буенча әйтегез. (март, апрель, май).
Елның кайсы вакытыннан соң яз җитте? (Кыштан соң яз килде)
Язын нинди хайваннар уяна? (аюлар, керпеләр)
Хайваннардан кем язын тунын алыштыра һәм ни өчен? (куян, тиен-тиеннең кышка җылырак булсын өчен соры җылы йон асты барлыкка килә).
Яз көне кошлар нәрсә белән мәшгуль? (оя коралар). Кошлар ни өчен оя коралар?
Ә яздан соң елның кайсы вакыты җитәр? (җәй).
Молодцы, бу эшне без башкарып чыктык. Монда ниндидер рәсемнең бер өлеше ята, ничек уйлыйсыз, бу безгә кирәк булырмы? Без аны тактага ябыштырып куыйк.
Планга карыйк һәм 2 биремне табыйк.
Балалар: Россия флагы янындагы киштәдә бирем.
Бу бирем сезнең зирәклегегезне тикшерү өчен икән:
- 2 тычканның ничә колагы бар,
- 3 мәченең ничә койрыгы бар,
- атнаның барлык көннәрен тәртип буенча әйтегез
- сишәмбедән соң атнаның ничәнче көне
- җомга алдыннан атнаның нинди көне
-.без төнлә йоклыйбыз, ә зарядка ясыйбыз (иртән).
- кояш көндез яктырта, ә ай (төнен).
- нәрсә ул тәүлек? (Көн, кич, төн, иртә)
- без иртә белән ашыйбыз, ә кичке ашны ашыйбыз (кич)
- без төнлә йоклыйбыз, ә зарядка ясыйбыз (иртән)
- иртән зарядка ясыйбыз, ә көндезге ашны (көндез) ашыйбыз,
Яхшы, бу биремне дә үтәдек. Монда тагын рәсемнең бер өлеше.
3 биремне эзлибез.
Балалар: ул табигать почмагында.
3 нче бирем (“Танграм” уены)
Танграм-ул 7 яссы фигурадан торган башваткыч. Бу уен Кытайда 4000 ел элек барлыкка килгән (рәсем). Бер кешенең кулыннан фарфор плитә төшеп, 7 өлешкә ватылган. Ул, кәефе китеп, ашыга-ашыга аны җыярга тырыша, ләкин һәрвакыт яңадан-яңа кызыклы сурәтләр килеп чыга ди. Бу шөгыль шулкадәр мавыктыргыч булып чыкты ки, соңыннан 7 геометрик фигурадан торган квадратны «зирәклек тактасы», ә фигураларны танами дип атаганнар. Нинди фигуралар алар? (квадрат, дүртпочмак, 2 зур өчпочмак, 2 кечкенә өчпочмак һәм 1 урта) Молодцы! - Танграмның үз кагыйдәләре бар: Танграмның барлык 7 фигурасын да кулланырга кирәк. Бу уенны тизрәк башкарып карагыз
Молодцы! Биремне үтәдегезме? Карагыз әле, рәсемнең монда да бер өлеше, үзебез белән алыйк. Киләсе биремне эзлибезме?
Балалар: ул машиналы киштәдә.
4 нче бирем тәрбияче ромашка чәчәкләрен ала
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, минем кулда нәрсә бар? Дөрес, ромашка чәчәкләре! Сез аларда нәрсә күрәсез? ( саннар)
Тәрбияче: саннар буталган, саннарны 1 дән 10 га кадәр тәртип буенча тезәргә кирәк.
Ә күзләребез үткен булсын һәм без биремне дөрес үти алсын өчен күзләребезгә зарядка ясыйк.
Менә нинди энә карагы-күз борчагы кебек. (Бармаклары белән күзлек ясыйлар.)
Сулга-уңга, артка-алга - (күзләре белән уңга-сулга карыйлар.)
Нәкъ вертолет кебек. (Күзләрнең түгәрәк хәрәкәтләре)
Югарыга очты (Өскә карыйлар.)
Түбән очты. (Аска карыйлар.)
Еракка очты (Алга карыйлар.)
Якын ук очты (Борын очына карыйлар.)
(балалар ромашкаларны тәртип буенча тезеп куялар).
Тәрбияче: карагыз әле, безнең монда ничә ромашка бар? (10).Тәртип буенча һәм кирегә санагыз.
Тәрбияче: балалар, ә ромашкалар бертөрлеме?
Балалар: Юк, алар саннары буенча аерылалар.
Тәрбияче: ромашканың һәркайсының үз саны бар, 9 санының күршеләрен әйтегез (8 һәм 10), 7 алдыннан нинди сан тора (6), 3 тән соң нинди санлы ромашка (4).
Тәрбияче: менә без биремне үтәдек. Менә сезгә рәсемнең тагын бер өлеше. План буенча икенчесен эзлибез.
Балалар: бирем диван янында.
Киләсе биремгә киткәнче әйдәгез ял итик:
Фиксиклар белән уен : “Помогатор”
5 нче бирем
Тәҗрибә " Чәчәк атты»
Тәрбияче: балалар, бу ниндидер кагәзь чәчәкләр,алар барысы да ябылган, ачылмаган.
Сезгә, бу чәчәкләр атсын өчен шартлар тудырырга кирәк.
Тере чәчәкләр өчен нинди шартлар кирәк? (яктылык, җылылык, су, кояш, җир).
Болар барысы да кәгазь чәчәкләр өчен кирәкме? (юк).
Ә нәрсә кирәк соң? (су, кәгазь чылана һәм турая).
Әйдәгез тикшереп карыйк, чәчәкләрегезне алып сулы савытларга салыгыз, сез нәрсә күрәсез? (чәчәкләр чыланды һәм турайды, чәчәк атты).
Молодцы, бу эшне дә башкарып чыктык.
Тагын рәсемнең бер өлеше. План буенча киләсе биремне эзлибез.
Балалар: ә биремнәр башка юк.
Тәрбияче: хатта вәгъдә ителгән сюрприз кайда соң? Ә бәлки безгә рәсемнең барлык кисәкләрен бербөтен итеп җыярга кирәктер? Безнең нәрсә килеп чыкты?
Балалар: бу бит матрешка, анда, мөгаен, сюрприз да бардыр. Безнең төркемдә матрешка бармы, эзләп карагыз әле. (балалар матрешканы табып эченнән сюрприз алалар)
III. Йомгаклау өлеше. Тәрбияче: менә без барлык биремнәрне үтәдек, сюрприз таптык. Ә безгә барлык биремнәрне башкарып чыгарга нәрсә ярдәм итте? (зирәклек, белем, дуслык, игътибар...). Кайсы бирем сезгә иң ошады? Ә кайсысы авыр тоелды?
1 нче биремне укый (монда табышмак икән)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
Балалар: бу ел фасылы-яз.
(яз турындагы рәсемне күрсәтә) - экранда.
Тәрбияче: Әйтегез әле, яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар: яз күптән көтелгән, җылы, яңгырлы, кояшлы, ягымлы, юеш, пычрак була.
Язның ничә ае бар? (3 ай).
Аларны тәртибе буенча әйтегез. (март, апрель, май).
Елның кайсы вакытыннан соң яз җитте? (Кыштан соң яз килде)
Язын нинди хайваннар уяна? (аюлар, керпеләр)
Хайваннардан кем язын тунын алыштыра һәм ни өчен? (куян, тиен-тиеннең кышка җылырак булсын өчен соры җылы йон асты барлыкка килә).
Яз көне кошлар нәрсә белән мәшгуль? (оя коралар). Кошлар ни өчен оя коралар?
Ә яздан соң елның кайсы вакыты җитәр? (җәй).
5 нче бирем
Тәҗрибә " Чәчәк атты»
Планга карыйк һәм 2 биремне табыйк.
Балалар: Россия флагы янындагы киштәдә бирем.
Бу бирем сезнең зирәклегегезне тикшерү өчен икән:
- 2 тычканның ничә колагы бар,
- 3 мәченең ничә койрыгы бар,
- атнаның барлык көннәрен тәртип буенча әйтегез
- сишәмбедән соң атнаның ничәнче көне
- җомга алдыннан атнаның нинди көне
-.без төнлә йоклыйбыз, ә зарядка ясыйбыз (иртән).
- кояш көндез яктырта, ә ай (төнен).
- нәрсә ул тәүлек? (Көн, кич, төн, иртә)
- без иртә белән ашыйбыз, ә кичке ашны ашыйбыз (кич)
- без төнлә йоклыйбыз, ә зарядка ясыйбыз (иртән)
- иртән зарядка ясыйбыз, ә көндезге ашны (көндез) ашыйбыз,
3 нче бирем (“Танграм” уены)
Танграм-ул 7 яссы фигурадан торган башваткыч. Бу уен Кытайда 4000 ел элек барлыкка килгән (рәсем). Бер кешенең кулыннан фарфор плитә төшеп, 7 өлешкә ватылган. Ул, кәефе китеп, ашыга-ашыга аны җыярга тырыша, ләкин һәрвакыт яңадан-яңа кызыклы сурәтләр килеп чыга ди. Бу шөгыль шулкадәр мавыктыргыч булып чыкты ки, соңыннан 7 геометрик фигурадан торган квадратны «зирәклек тактасы», ә фигураларны танами дип атаганнар. Нинди фигуралар алар? (квадрат, дүртпочмак, 2 зур өчпочмак, 2 кечкенә өчпочмак һәм 1 урта) Молодцы! - Танграмның үз кагыйдәләре бар: Танграмның барлык 7 фигурасын да кулланырга кирәк. Бу уенны тизрәк башкарып карагыз
4 нче бирем тәрбияче ромашка чәчәкләрен ала
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, минем кулда нәрсә бар? Дөрес, ромашка чәчәкләре! Сез аларда нәрсә күрәсез? ( саннар)
БЕСПЛАТНЫЕ семинары


