Открытый урок «Автобус»

Автор: Хисамова Алия Рефатжановна

Организация: МБДОУ «Балтасинский ДС №5 комбинированного вида»

Населенный пункт: Республика Татарстан, пгт.Балтаси

Максат: балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. Коры транспорты белән таныштыру. Җәмәгать транспорты белән якынрак танышу.

 

Бурычлар:

-балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;

-алаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә, балаларның сөйләм телен үстерү;

-кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы формасы, төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Маша беән аю сюрпиз , “автомобиль” тавышы аудиоязмасы,транспорт төрләре ясалган слайдлар, пазллар “Автомобиль җыю”, автобуска билетлар, руль.

Сүзлек белән эш: шофер, җәмәгать транспорты, пассажир, кондуктор, остановка.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар төркемгә санамыш сөйләп керәләр.

1.Тәрбияче (Шүрәле): хәерле көн,килгән кунаклар, хәерле көн балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: яхшы.

Тәрбияче: балалар,бүген безгә кунаклар килгән алар белән исәнләшик.

Балалар: исәнмесез!

2.Аю керә. Елаган тавыш ишетелә, ишек артында.

Тәрбияче: балалар, ниндидер елаган тавыш ишетелә,сездә ишетәсезме? Әллә берәрсе бар микән? Әйдәгез бергә барып карыйк әле.

-Нишләп торасың монда аюкай? (юата-юата бүлмәгә алып керәләр)

Аю: исәнмесез,балалар,мин йөгереп уйнап йөрдем дә, адаштым. Юлны аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур нәрсәләрдер йөриләр. Мин алардан курыктым. Кая барырга белмәдем. Һәм сезнең янга килеп чыктым. Сез миңа өйгә - урманыма кайтырга ярдәм итә алмассызмы?

Тәрбияче: аюкай,син бит безнең Балтач урамына килеп эләккәнсең. Безнең урамнарда бик күп машиналар йөри. Син әйткән,” зур-зур нәрсәләр” шул автомобиль була да инде.

Без сиңа балалар белән ярдәм итәрбез, бүген сине автомобиль (транспорт төре) белән таныштырабыз.

4.(Автомобиль тавышлары ишетелә)

Тәрбияче: балалар әйтегез әле, нинди тавыш ишетелә? Нәрсәләр анда бик тиз йөри?

-Балалар: автомобильләр.

Аю: ә бу нинди транспорт?(слайд йөк автомобиле)

Балалар: йөк транспорты.(КамАЗ)

Аю: йөк транспорты нәрсә өчен кирәк соң ул?

Балалар: кирпич,такта, агач, ком ташыр өчен

Тәрбияче: балалар, без аю белән бергә йөк транспортына утырып урманга озата алабызмы?

Балалар: юк

Тәрбияче: дөрес әйтәсез балалар. Йөк транспорты бары тик йөк ташыр өчен каралган.

-Бу нинди транспорт?(слайд җиңел автомобиль)

-Балалар: җиңел автомобиль

-Тәрбияче: ни өчен кирәк соң ул безгә?

-Балалар: балалар бакчасына утырып киләбез һ.б., эшкә баралар....

Тәрбияче:аюкай белән бергә җиңел автомобиль утыра алабызмы без? Уйлап карыйк әле?

Балалар: юк. Без барыбыз да анда утыра алмыйбыз.

Тәрбияче: ишеттеңме аю, без синең белән җиңел автомобильгә да утыра алмыйбыз бит әле. Җиңел автомобильгә күп кеше утыра алмый. Чөнки бу төр транспортында урын санаулы гына. Юлда барлык балалар каеш белән беркетелгән булырга тиеш.

-Тәрбияче: ә күп кешеләр утырып йөри торган транспорт ничек атала.(автобус)

-Тәрбияче: әйдәгез без хәзер транспорт төрләрен җыеп карыйк.

Уен: пазлдан “Автомобиль җыю”(Йөк, җиңел, автобус транспортын җыю)

Әфәрин балалар! Транспорт төрләрен дөрес җыйдыгыз.

( Мендәрләргә утырышалар)

Тәрбияче: автобус –җәмәгать транспорты. Әгәр син җәмәгать транспортында барасын икән, син билгеле кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

  • җәмәгать транспортын утырту мәйданчыгында ( остановкада) көт, юлның машина йори торган өлешенә чыкма. (Слайд)
  • кергәндә туктап башкаларга комачаулама.(Слайд)
  • бер тукталыш арасында билетка түлә (Слайд)
  • Өлкәннәргә урын бир.( Слайд)

Ял минуты: “автобус” уены.(сюҗетлы ролле уен) (Урындыклардан автобус ясап уйнау)

Тәрбияче: аюкай Без сине бүген автобус белән озатып куябыз. Әйдәгез балалар автобус тукталышына.

 

 

 

 


Опубликовано: 30.01.2026
Мы сохраняем «куки» по правилам, чтобы персонализировать сайт. Вы можете запретить это в настройках браузера