«Тула басу» йоласыннан күренеш

Автор: Нургалиева Фануза Альбертовна

Организация: МБДОУ «Норминский ДС «Тургай» комбинированного вида»

Населенный пункт: Балтасинский район с.Норма

Чараның максаты:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз белән таныштыру.

Бурычлары:

1. Туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү.

2. Балаларның сүз байлыгын үстерү.

3. Элек уйналган уеннар белән таныштыру.

 

Балалар ярымтүгәрәк ясап басып торалар.

1 кыз: Кызлар, әйдәгез, Сәрби әби кайтып җиткәнче тулабызны әзер итеп куярга кирәк.

2 кыз: Ягез, кем чираты икән бүген? (санамыш әйтә)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия төлке тун,

Төлке тунның бәясе

Йөз дә утыз ике сум.

3 кыз: Беренче кыз мин булам.

2 кыз: Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия төлке тун,

Төлке тунның бәясе

Йөз дә утыз ике сум.

4 кыз: Икенче кыз мин булам.

2 кыз тулага барып басалар, калганнар йон язырга утыралар.

Сүзле уен “Мәкаль әйтеш”

Уенның тарихы: Элеккеге вакытларда әби – бабаларыбыз эш белән уенны бергә алып барганнар. “Уенлы эш тиз бара” дигән әйтем элеккедән калган. “Мәкаль әйтеш”уены һәртөрле эш башкарганда да уйналган.

Максат:халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуны арттыру.

Бурычлар:

  1. Матур итеп аралашу күнекмәләре тәрбияләү.
  2. Сүз байлыгын үстерү.
  3. Белгән мәкальләрне ныгыту.

Уен барышы: 2 кызтула баскандакара – каршы мәкаль әйтешәләр. Берсе башлый, икенчесе дәвам итә.Читтә утыручылар да әйтелгән мәкальләрнең темасына туры китереп уз мәкальләре белән уенны тулыландыралар.

3 кыз: Авыр эшкә беләк бар,

4 кыз: Кыю эшкә йөрәк бар.

3 кыз: Ашаганда колагың селкенеп торсын,

4 кыз: Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

3 кыз: Кул белән эшлисең,

4 кыз: Башың белән җавап бирәсең.

5 нче кыз урынынан торып килә

5 кыз: Болай утырып эш чыкмас,

Кәнфит ашап теш чыкмас.

3 кыз: Вәли үз эшендә,

4 кыз: Гали үз эшендә.

6 нчы кыз урынынан торып килә.

6 кыз: Ун бармак белән тотынмаган эш

Ун елга калыр.(туланы “чәбәкли”, калганнар кушыла)

4 кыз: Кызлар, әйдәгез.

Калган кызлар урыннарыннан торып киләләр, барысы бергә туланы “чәбәклиләр”.

7 кыз: Булыр микән бу тула

Булмас микән бу тула?

Бергә: Бу туланы басып беткәч

Уйнап алырга була.

8 кыз: Җырлап эшләсәң

Җырлап яшәрсең.

Бармак уены “Кул сугып уйнау”

Уенның тарихы: Бу уен эштән арып ял иткән вакытларда уйналган. Чөнки кулның эштән буш булуы кирәк. Элек кул хезмәте күп башкарылганлыктан, “Кул сугып уйнау”уены бер дигән ял булган.Уен вакытында җырлау да кәефне күтәреп җибәргән.

Максат: җитезлек үстерү.

Бурычлар:

  1. Мөстәкыйльлек тәрбияләү.
  2. Игътибарлык үстерү;
  3. Бердәм уйнау кунекмәләрен ныгыту.

Уен барышы:Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар яки утыралар.Бер бала“кул сугучы” итеп билгеләнә. Катнашучылар кулларын алга чыгарып куялар. “Кул сугучы”бала узе яраткан җырны көйләп һәр баланың кулына сугып бара. Җырның ахырында уртага сугып тора. Җыр бетүгә кызлар кулларын артларына яшерергә өлгерергә тиеш булалар, ә “кул сугучы”берәр кызның кулына сугып өлгерергә тиеш була. Кем кулына сугыла, шул җәза үти.

Бергә: Мәликә, җебегән.

1 кыз: Җебегән түгел мин.

8 кыз: Алай булгач, әтәч булып кычкырып күрсәт әле. Өч тапкыр.

1 кыз: Кычкырам.

Кыз Әтәч булып кычкыра. Шул арада ике егет керә. Берсе гармун тоткан.

1 егет: Әллә, Сәрби әбинең әтәче өйгә кергәнме дип торам.

9 кыз: Тәрәзәдән тәрәзәгә

Йөрмә эле, егеткәй.

Нихәл килеп җиттең син,

Буең бигрәк бәләкәй.(кызлар көлешәләр)

1 егет: Өмәләргә йөрибез дип

Мактанмагыз һич кенә.

Бәләкәй дип хурламагыз.

Сандугач та кечкенә.

Кая әле, тулагызны карыйм әле.

Туланы кулына ала.

Ак сарык йоннары,

Күк сарык йоннары.

Ай-ай, бигрәк йомшак икән

Кем соң хозяиннары?

Кызлар: Сәрби әби.

8 кыз:(Гармун тоткан егеткә эндәшә) Әйдә, Салихҗан, уйна әле гармуныңны.

2 нче егет: Уйна-уйна дип әйтәсез,

Минем җырым өч кенә.

Өч булса да җитеп торыр

Мин үзем дә кечкенә.

2 нче егет гармунда уйный, барысы бергә кул чабып торалар.

Куллар өчен хәрәкәтле уен “Кул чабыш”

Уенның тарихы:Элек авылларда гармунчылар бик аз булган. Кичке уеннарда гармунчы егетләрнең булуы зур куаныч булган. Шунлыктан аларның гармун уйнаулары шатлык хисе тудырган. Ә гармунчыга бүләк, әлбәттә, тынлаучыларның кул чабып рәхмәт җиткерүләре. Гармунчы уйнаганда аңа кушылып төрлечә кул чабу, тагын да дәрт өсти.

Максат:музыка характерына туры китереп, сәнгатьле һәм ритмлы итеп кулны хәрәкәтләндерү.

Бурычлар:

  1. Уен ярдәмендә фантазияне баету.
  2. Күмәклекне үстерү;
  3. Башкару осталыкларын камилләштерү.

Уен барышы:Гармунчы егет узе яраткан көйне оста итеп башкара. Калганнар гармунчыга дәрт биреп кул чабып торалар. Кул чабуны төрлеләндерәләр, берсе башлап җибәрә, калганнар кушыла.

Җырлы – биюле уен “Йомшак тула”

Уенның тарихы: Халкыбызның җырлы – биюле уеннары элек бик киң таралган булган.Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда уйналганнар. “Йомшак тула” тула басу өмәсендә еш уйналаган уеннарның берсе. Туланың ныклыгын яисә йомшаклыгын уен ярдәмендә билгеләгәннәр.

Максат:җырлы – биюле уеннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксыну һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Җыр һәм биюләрне мөстәкыйль һәм күмәк рәвештә башкарырга омтылыш булдыру.
  3. Балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау: тула

Уен барышы:Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, тула тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча биеп әйләнәләр. Урыннарында туктап биеп – җырлап торалар:

Булган микән бу тула

Тулган микән бу тула?

Бу туланы басып беткәч

Уйнап алырга була.

Ә уртадагы бала, тула тотып, түгәрәк буенча биеп йори. Тула белән бер бала алдына килә һәм аны биергә чакыра. Ул бала аның белән әйләнә, туланы идәнгә куйгач, тула өстенә басып бии, башкалар кул чабып торалар.

9 кыз: Бигрәк йомшак булган тулабыз.

8 кыз: Эшебез тәмам, әйдәгез, хәзер бергә кичке уенга!

Җырлап чыгып китәләр.

 


Приложения:
Для доступа к приложениям, Войдите в систему или зарегистрируйтесь

Опубликовано: 12.07.2026
Мы сохраняем «куки» по правилам, чтобы персонализировать сайт. Вы можете запретить это в настройках браузера