Кыш белән очрашу

Автор: Касимова Гузалия Сайфулловна

Организация: МБДОУ-Шадкинский детский сад

Населенный пункт: РТ, Тюлячинский район, с. Шадки

«Кыш белән очрашу» проекты

(зурлар төркеме)

 

Проектның төре: иҗади-танып белү, күзаллауны киңәйтү проекты.

Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы проект.

Максат: балаларны кыш ае белән таныштыру hәм кыш фасылы турындагы белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

1. Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр аша кыш фасылының матур булуын аңлату.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү; сакчыл караш hәм мәхәббәт тәрбияләү.

Проектта катнашучылар: балалар.

Проектны тормышка ашыру:

I этап – әзерлек этабы.

1. Табышмаклар hәм әйтемнәр әйтү:

- Ябалак кар яуса, аннан соң hава җылы булыр, юеш булыр.

- Суык буласы булса, эт төлке кебек өрер.

- Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым. (Кар)

- Акыра да бакыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

- Утта янмый, суда батмый. (Боз)

2. Шигырьләр, хикәяләр уку: Ә.Бикчәнтәева «Йомшак кар» шигыре, Д. Гарифуллин «Кар бабай ясадык» шигыре, Г. Бакир «Карлар ява», К.Д. Ушинский «Кыш әбинең суыклыгы».

3. «Кар бөртекләре» уенын уйнау.

4. Кыш фасылы сурәтләнгән рәсемнәр белән танышып, аларны кыш төсенә туры китереп буяу.

II этап – төп этап.

Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп кенә.

Кыяр-кыймас әйләнгәләп,

Кар ява иренеп кенә.

Бу әле кышның малае,

Бу - беренче кар әле.

Ак сакаллы, җил буранлы

Кыш бабае бар әле.

Ел фасылының hәрберсенең үз матурлыгы бар.

Яз көне кояш җылыта, сулар ага, агачларның бөреләре яшәреп кенә килә. Җәй үзенең аллы-гөлле чәчәкләре белән матур.

Көз – Алтын көз! Анын төрле төсләргә керүе бөтен тирә-якка ямь өсти.

Кыш – ел фасылларының ин салкын hәм чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә елгалар, күлләр hәм башка сулыклар боз белән каплана. Агач hәм куакларның яфраклары коелган. Бездә кышлаучы кошлар агач hәм үлән орлыклары белән тукланалар, кешеләрнең яшәү тирәлегенә җыелышалар, кешеләр аларга ашарга бирәләр, кошлар өчен җимлекләр эләләр, җәнлекләргә дә яшәү авырлаша.

Кыш килүгә балалар бик шатлана. Кардан кар бабайлар, төрле җәнлек сыннары әвәлиләр, таулар ясап шау-гөр килеп шуалар, кар атышалар. Яңа елда кардан ясалган Кыш бабай белән кар кызы бәйрәмнең төп геройлары булып торалар.

Кышның өч аена тукталыйк.

Декабрь – кышның беренче ае.

Декабрь аенда кар бик күп булмый. Көннәр көннән-көн салкыная бара. Кошларга да яшәү авырлаша. Декабрьдә безнең яраткан бәйрәмебез, «Чыршы бәйрәме» була. Кыш бабаебыз белән Кар кызы килә.

Гыйнвар – кышның ин салкын ае. Кояш озаграк караса да, көннәр акрынлап озынайса да, кыш битләрне, колакларны чеметә, күр, ничек гайрәт чәчә! Суык ул көйсез дә биетә.

Февраль – кышның сонгы ае. Ул безгә салкыннарны, бураннарны гына тугел, кояшлы көннәрне дә шактый юмарт бүләк итә. Кояш күбрәк җылыта. Төннәр кыскара, көннәр озыная.

Димәк, урмандагы hәрбер кош, hәрбер жәнлек кышны исән-сау үткәреп җибәрергә тиеш. Аларның hәммәсе үзләренә азык эзләү белән мәшгуль. Ачыгып үлмәсеннәр өчен кешеләр аларны печән, улән, ипи белән ашаталар.

III этап – йомгаклау.

Шөгыль күрсәтү.

Тема: «И.И.Шишкинның «Кыш» рәсемен карау».

Максат:

Өйрәтү: балаларны пейзаж белән таныштыруны дәвам итү, аны күрә, аңлый, чынбарлык белән чагыштыра белергә өйрәтү.

Yстерү: кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Тәрбияви: бер-берсенен җавапларын игътибар белән тыңлый белүне өйрәтү.

Сүзлек өстендә эш: кайры, ылыс, ботак.

Җиhазлау: И.Шишкинның «Кыш» картинасы, шигырь Ә.Бикчәнтаева «Йомшак кар», Г.Авзал «Беренче кар», җыр «Тәңкә карлар сипкән», табышмаклар.

Алдан эшләнгән эшләр. Балалар белән саф hавада йөргәндә табигатьнең кышның саф hавасына, аның карап туймаслык матурлыгына игътибар бирү; урамда кардан сыннар әвәләү, пейзаж төшенчәсе бирү; Шишкинның башка рәсемнәрен, альбомын, иллюстрацияләрен карау; кыш турында шигырьләр уку, музыка тыңлау.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, тәрәзәгә карагыз әле. Кышның матурлыгына сокланып карап туймаслык. Кышка берәү дә битараф тугел. Кыш турында нинди генә матур җырлар җырланмаган да, шигырьләр язылмаган.

Бөтерелеп-уйнап ак кар ява,

Акка манып җирнең өсләрен

Аккошларда көнләшерләр кебек

Аклыгына зәңгәр кичләрнең.

Бөек рәссам И.И. Шишкин үзенең рәсемендә кайсы ел фасылын сүрәтләгән?

Балалар: Кыш.

Тәрбияче: Карагыз әле рәсемгә, сез нәрсә күрәсез?

Балалар: Кышкы урман, урманда кыш.

Тәрбияче: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки бөтен җирне кар каплаган, биек агачларны, кечкенә чыршыларны.

Тәрбияче: Дөрес, кышкы урманы күрәбез, бөтен җирне йомшак ап-ак кар каплаган. Рәссам нинди урманны сүрәтләгән, ылыслы нарат урманнымы, әллә катнаш урманнымы?

Балалар: Ылыслы нарат урманы.

Тәрбияче: Ә кайдан белдегез нарат агачлары икәнен?

Балалар: Төсе, кайрысы буенча, чыршының ботаклары аска карап үскән; жиргә кадәр тиеп тора, ә наратның ботаклары өскә карап үсә.

Тәрбияче: Ә сез нарат, чыршы турында нинди шигырьләр, табышмаклар беләсез?

Балалар: Г. Афзалның «Беренче кар», Ә. Бикчәнтәеваның «Йомшак кар» шигырьләрен сөйлиләр, табышмак әйтәләр.

Физминутка «Кыш».

Тәрбияче: Шушы рәсемгә карап агачлар турында нәрсә әйтеп була?

Балалар: Урман тын, агачлар өстенә кар яуган, алар ботакларны күтәрә алмыйча җиргә иелгәннәр.

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән

Чыршы, нарат, имән

Кардан чикмән кигән.

Тәрбияче: Рәхмәт балалар, кыш турында җырны да искә төшердегез. Бу рәсемдә рәссам тәүлекнең кайсы вакытын сүрәтли?

Балалар: Рәсемдә көндезге вакыт, ачык төсләр кулланган, күк йөзе зәңгәр, агачлар арасыннан кояш яктылыгы күренә.

Тәрбияче: Табигать күренешләре сүрәтләнгән рәсемнәрне ничек атыйлар?

Балалар: Пейзаж.

Тәрбияче: Бу рәсемгә тагын бер карагыз, сез бу рәсемгә нинди исем бирер идегез?

Балалар: Кышкы урман, урманда кыш, ылыслы урман, чыршы урманы, тын урман.

Тәрбияче: Әйе, ничек дип әйтсәк тә дөрес булыр. Якташыбыз, бөек рәссам И.И. Шишкин аны «Кыш» дип атаган. Рәссам туган, балачагын үткәргән шәhәр элек калын, үтеп чыга алмаслык урманнар белән чорналган булган. Балачакта алган тәэсирләре рәссамның пейзажларында ачык чагыла. Шишкинны, хаклы рәвештә, урманнар патшасы дип атыйлар. Рәссам нарат агачларын аеруча яраткан, ахрысы, мәгърүр наратлар hәрбер әсәрендә диярлек урын алганнар. Аның картиналары кешеләргә табигатьнең гүзәл мизгелләрен күреп танырга ярдәм итәләр. Кешеләр, шулай ук сез, бу матурлыкны алдагы буыннарга да саклап калырлар дип ышанасы килә. Урманда сез үз-үзеңне ничек тотарга икәнен бик яхшы беләсез hәм үтисез дип уйлыйм, җәй көне генә түгел, кыш көне чаңгыда урманга баргач, урманның тынычлыгын бозмассыз дип уйлыйм, чөнки күп җәнлекләр бу вакытта йокыга тала. Ә нинди жәнлекләр йокыга талалар сон?

Балалар: Аю, керпе, еланнар…

Тәрбияче: Ә нәрсәләр кыш буе урманда булалар?

Балалар: Тиен, төлке, поши, бүре…

Тәрбияче: Ә алар ничек салкын кышны чыгалар соң?

Балалар: Кышлык запас азык әзерлиләр, кешеләр, урман хуҗалыгы эшчеләре, алар турында кайгырталар: печән эскертләре ясыйлар, коры азык тараталар, җәнлекләр тормышын өйрәнәләр, даими күзәтәләр…

Тәрбияче: Художник рәсемдә нинди урманы сүрәтләгән?

Балалар: Тыныч урманны, чөнки агачлар төз басып торалар, аларны җил селкетми.

Тәрбияче: Балалар, сез бу шөгыль турында әти-әниләрегезгә нәрсәләр сөйләр идегез? Алар белән бергәләп кыш турында рәсем ясап алып килегез hәм бу рәсеме белән чагыштырыгыз.

 

Проектны тормышка ашыру планы

 

Чаралар

Максаты

Җитәкче

Вакыты

1. Кыш белән танышу.

Балаларны кыш ае белән таныштыру hәм кыш фасылы турындагы белемнәрен системалаштыру.

Тәрбияче

1 атна

2. Әңгәмә (кыш турында).

Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр аша кыш фасылының матурлыгын күрергә өйрәтү.

Тәрбияче

 

2 атна

3. Кышның өч ае буйлап экскурсия.

Кыш айларының табигатькә хас билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, җәнлекләрнең, кошларның яшәешләре турындагы белемнәрен арттыру.

Тәрбияче

 

3 атна

4.Шөгыль: И.И.Шишкинның «Кыш» рәсемен карау.

Балаларны пейзаж белән таныштыруны дәвам иту, аны күрә, аңлый, чагыштыра белергә өйрәтү, кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Тәрбияче

 

4 атна

 

Көтелгән нәтиҗәләр

 

  1. Балалар кыш фасылы турында тагын да күбрәк мәгълүмат алалар.
  2. Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белә, кызыксынучанлыгы арта.
  3. Табигатьне чынбарлык белән чагыштыра белә, ярату хисе арта.

 

Проектның актуальлеге

 

Балаларның уйлап чыгару сәләтен үстерә; күзаллауларын киңәйтә; чагыштыра белергә өйрәтә; предметның яисә тулы бер пейзажның матурлыгын, кабатланмас үзенчәлекләрен күрсәтә; әйләнә-тирә турында тулы, тирән күзаллаулар формалаштыра; уйланырга этәрә; табигатькә сак караш тәрбияли, мәхәббәт уята hәм иң гүзәл хисләр тудыра.

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

 

1.Балачак аланы:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти –әниләр өчен хрестоматия / Төз.:К.В.Закирова – Казан: РИЦ .2011.

 

2.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы /М.А.Васильева, В.В.Гербова ,Т.С.Коморова “От рождения до школы” –“Мозайка -Синтез”,2014.

 

3.Гөлбакча (балалар бакчалары өчен хрестоматия) : балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма /Төз.:Ф.Ю.Юсупов,З.Ф.Камалова, Р.А.Борһанова – Казан: Татар.кит.нәшр.,1990.

 

4.Закирова К.В. “Уйный –уйный үсәбез”(балалар бакчасында уеннар) :

Балалр бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен кулланма –Казан: Мәгариф ,2009.

 

5.Борһанова Р.А. “Туган як табигате белән таныштыру” (балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма) –Казан 1997.

 

 

 


Приложения:
  1. kysh-belen-ochrashu.docx.. 375,4 КБ
Опубликовано: 04.10.2017