Светофорда кунакта

Автор: Галимова Гульсина Минавировна

Организация: МБДОУ «Верхнесиметский ДС «Ромашка» Сабинского м.р-н «Нижнесиметский ДС»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Сабинский район

Тема: «Светофорда кукта».

 

Максат: Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары: Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары: кулланылышы буенча махсус транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү. Светофор, аның төп төсләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау, хәрәкәтле уен “Светофор”, мактау, ярдәм итү, бәяләү.

Җиһазлау: төрле транспорт макетлары, светофор, пазллар “Махсус транспорт”, хәрәкәтле уен өчен кызыл, сары, яшел карточка

Сүзлек белән эш: җәяүле, шофер, светофор, тротуар.

Эшчәнлек барышы:

Балалар залда ясалган юлның бер ягына басалар.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар:Яхшы.

Тәрбияче:Балалар бүген безнең шөгелебезне крарга кунак апалар килгән, Әйдәгез, апалар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез

Тәрбияче:барыбызга да күңелле булсын өчен –хәерле көн телик, бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз һәм учыгызга өреп сәлам җибәрегез.

Тәрбияче:Сезнең көләч йөзләрегезне, елмаюлы күзләрегезне күргәч күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте.

Тәрбияче:- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытуга багышланган ачык шөгылебезне башлыйбыз.

Балалар, мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам, ә ул бик-бик еракта. Ә кайсы патшалыкка икәнен табышмак белән әйтәм:

Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

Балалар: Ул –светофор.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез. Димәк, без Светофор патшалыгына барабыз. Ә сез ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар: Самолетта, трамвайда, таксида, велосипедта, пароходта....

Тәрбияче: Сез бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар. Ә сез телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам. Ягез әле, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз.

Балалар җәймәгә утыра һәм күзләрен йомалар. Серле музыка уйный. Күзләрен ачуга, тәрбияче светофор булып киенгән.

Тәрбияче:- Балалар, рәхим итегез, сез Светофор патшалыгында.

Бу патшалыкның юллары бик катлаулы, бик күп сынаулар аша үтәсе була. Андагы кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, сез ул патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз. Сез сынаулар үтәргә әзерме?

Балалар: Әзер.

Тәрбияче сәяхәт маршруты белән таныштыра. Схема буенча тукталышларның “Зирәкләр сукмагы”, “Ялгышлар аланы”, “Махсус транспорт”, “Светофор” икәнлеге ачыклана.

  1. Зирәкләр сукмагы” тукталышы.
  • Светофорның Яшел төсе нәрсәне аңлата?
  • Машина йөртүче кем дип атала?
  • Түбән Симеттә нәрсәләр юк?
  • Җәяүлеләр кайдан йөри?
  • Юл аркылы кайдан чыгабыз?
  • Светофорның кайсы сигналына юл аша чыгарга ярамый?
  1. Ялгышлар аланы” тукталышы.

Балалар күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишә:

  • Автомобиль юлында уйнау тыела;
  • Автомобиль юлын тиеш булмаган урыннан чыгарга ярамый;
  • Автомобиль юлына якын урында чана шуарга ярамый.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез. Ай-яй авыр биремнәр биргәннәр сезгә

светофор патшалыгы, әйеме, ә сез үзегезнең зирәклелегезне күрсәттегез, молодцы.

Әйдәгез әле, уен уйнап алабыз: “Җәяүле”.

Балалар сөйли һәм сөйләмгә туры китереп хәрәкәтләр башкара.

Җәяүләп юлга чыктык (йөрү хәрәкәтләре күрсәтәләр)

Ә аннан соң тукталдык (туктап калалар)

Шофер булып уйнадык (руль бору хәрәкәтләре күрсәтәләр)

Аю булып йөрдек без,

Куян булып сикердек без,

Очкыч булып уйнадык (очкыч булып кулларын җәеп хәрәкәтләнәләр)

Без туйганчы уйнадык,

Һәм юлыбызны дәвам иттек.

  1. Махсус транспорт” тукталышы.

Балаларда пазл җыялар. Килеп чыккан махсус транспортны атыйлар һәм аның ни өчен кирәклеген аңлаталар. (Ашыгыч ярдәм, полиция, пожарный автомобильләры).

  1. Светофор” тукталышы.

Балалар, без светофор тукталышында, димәк, светофор турында сөйләшәчәкбез.

Әйдәгез әле, юл кагыйдәләрен искә төшерик.

-Зур юлларда һәлакәт булмасын өчен, автомобильләр - җәяүлеләрне таптамасын өчен нәрсә куела балалар? Әйе, бик дөрес – Светофор куела.

-Аның ничә төсе бар? (3 төсе). Әйе, аның 3 төсе бар: кызыл, сары, яшел.

Светофорның нинди төсләре нәрсә дип кисәтә икән, әйдәгез тыңлап китәбез.

1 бала - Алисә

Юл чатында светофор

Һәр кешене күзәтә.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтә.

Янса кызыл ут

Тукта шунда ук,

Алга барырга

Димәк, юл юк!

Сары ут әйтә,

Игътибарлы бул

Урамда әле

Ачык түгел юл.

2 бала - Равиль

Яшел ут янса,

Сиңа юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

Тәрбияче: Афәрин, рәхмәт балалар!

Димәк, Кызыл төс- туктарга куша.

Сары төс- игътибарлы бул ди, кисәтә.

Яшел төс- юл ачык дип хәбәр итә.

Уен. “ Кызыклы светофор ”

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер уен уйнап алабыз. Уен тәртибен аңлатам. Кызыл төскә- бармак яныйбыз, сары төскә- урында сикерәбез, яшел төскә- урында атлыйбыз.

Тәрбияче: Ярый, балалар, әфәрин, булдырдыгыз! Хәзер сез светофорның таләпләрен төгәл үтәрсез дип ышанам! Сезгә светофорның бүләгекдә бар ахры әйдә карык әле.

Тәрбияче: Безнең Светофор патшалыгына сәяхәтебез ахырына якынлашты, сезгә ошадымы, балалар? сез узегезгә нинди яңалыклар белдегез, нәрсәләр өйрәндек без?

Балалар, юлда игътибарлы һәм сак булыгыз! Юллардан чыкканда әти-әниләр белән кулга кул тотынып, як-ягыгызга карап чыгыгыз. Юл кагыйдәләрен үтәгез, алар сезнең сәламәтлек һәм тормышны саклап калырга ярдәм итә. Безнең бүгенге сәяхәтебез сезгә бик кирәкле һәм файдалы булыр дип ышанып калам.

 


Приложения:
  1. file0.docx.. 26,3 КБ
Опубликовано: 24.10.2023