Мультфильм геройлары Коржик белән Компот янына сәяхәт
Автор: Галиуллина Нурзия Шамиловна
Организация: МДОУ «Балтасинский детский сад № 4 смешанного типа»
Населенный пункт: РТ, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси
Мультфильм геройлары Коржик белән Компот янына сәяхәт.
(4-5 яшь)
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының
«Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы»муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Югары квалификацияле категорияле тәрбияче Галиуллина Нурзия Шамил кызы
Максат: балаларның юл йөрү куркынычсызлык кагыйдәләрен,юл билгеләрен өйрәтүне уен аша формалаштыру.
Белем бирү бурычы: балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Үстерү бурычы: яраткан мультфильм геройлары белән кызыксынуны, игьтибарлылык, уйлау сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: дидактик уеннар аша балаларда игтибарлылык, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, шатлыклы кәеф булдыру.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: карау, тыңлау, сорау, әңгәмә, аңлату, уенны кабул итү, кызыксындыру, мактау.
Җиһазлау: юл билгеләр, уенчык автомобильләр, проектор,ясалган рәсемнәр, ак һәм сары полоскалар, уенчык махсус автомобильләр.
Сүзлек өстендә эш: фликер, махсус автомобильләр
Алдан үткәрелгән эш: балалар белән юл кагыйдәләрен өйрәнү, җәяүлеләр юлы белән танышу, фликерләр турында сөйләшү.
Квест уенның төзелеше:
- Кереш өлеш.
1.Уен «Бу мин, бу мин һәм минем дусларым».
- Төп өлеш.
- Ведио хатны карау.
- Мультфильм геройлары Коржик белән Компот чакыруы буенча сәяхәткә бару.
3. 1тукталыш «Җәяүлеләр кичүе» ясыйбыз.
4. 2тукталыш «Автосалон»
5. 3. тукталыш «Юл билгеләрен төзе»
6.Коржик, Компот белән очрашу.
III.Йомгаклау.
Квест уенның барышы:
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче: Хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек?
Балалар: Яхшы
Тәрбияче: Бүген безнең төркемебезгә кунаклар килгән. Әйдәгез килгән кунаклар белән исәнләшик.
Балалар:Исәнмесез,хәерле көн сезгә.
II Төп өлеш
Тәрбияче:Балалар бүген без сезнең белән юл кагыйдәләре турында сөйләшеп алыйк әле.Ә сез юл кагыйдәләрен беләсезме? Мин сезгә сораулар биреп игьтибарлылыгызны тикшереп алыйм әле,сез җаваплар белән килешсәгез- «Бу мин, бу мин, һәм минем дусларым» дип әйтәсез. Әгәрдә килешмәсәгез, тын гына торасыз.
-Кем юлда тәртип бозмый?
Кем юлда туп белән уйный.
-Автобуста өлкәннәргә урын бирә?
-Кем светофорга карамый гына юл аркылы чыга?
Тәрбияче: Булдырдыгыз, куп беләсез икән.Сез бик игьтибарлы балалар икәнсез. Бөтен сорауларга дөрес җавап бирдегез. Сезнең белән сәяхәткә барып була икән.
Тәрбияче:Балалар, минем электрон почтага хат килде бит әле. Карыйк әле кемнән икән ул. Экранга карыйк әле.
(Видео хатны карау.)
Компот: Сәлам дуслар!
Коржик: Исәнмесез!
Компот, Коржик: Сез безне таныдыгызмы?
Компот: Мин кызыксынучан һәм акыллы.
Коржик: Ә мин бик яхшы юл билгеләрен белүче.
Коржик, Компот: Сез юл билгеләрен беләсезме?
Компот: Без сезне сәяхәткә чакырабыз.
Коржик: Юл кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, без сезне көтеп калабыз.
Бергә: Хәерле юл балалар!
Тәрбияче:Безне мультфильм геройлары Коржик белән Компот сәяхәткә чакыралар икән. Әмма, ләкин алар безне сынап карарга булганнар. Алар безгә һәрбер тукталышта биремнәр һәм сораулар әзерләгәннәр. Шул биремнәрне төгәл үтәсәк Коржик белән Компот янына барып җитәчәкбез.
Тәрбияче:Балалар сез сәяхәткә барырга әзерме? (Балаларның җавабы) Балалар: Әзер.
Тәрбияче: Әйдәгез кузгалдык. Сез сәяхәткә барган чакта кемнәр буласыз әле?
Сәяхәтне дәвам итеп безгә юл аркылы чыгарга кирәк. Нинди юл билгесенә карап чыгабыз.?
Сез монда нинди юл билгесе күрәсез?
Балалар: Юл кичүе билгесе.
Әйе, җәяүлеләр чыга торган юл кичүе билгесе.
Тәрбияче Ләкин нәрсәдер җитми монда?
Балалар: юл аркылы чыга торган юл сызыклары юк.
Тәрбияче Әйе юл аркылы чыга торган юл сызыклары юк. Юл аркылы чыгу өчен зебра тибындагы сызыклар нинди төсләрдән торалар?
Балалар: Ак һәм сары.
Тәрбияче: Без сезнең белән юл төзүчеләр булып алырбыз. Әйдәгез шул ак һәм сары төсле полоскаларны алып төсләрне чиратлаштырып юл төзеп куябыз. Без юлда эшләүчеләр булгач, юл эшләре алып барыла торган юл билгесе куярга кирәк була. Юлыбыз төзелеп бетте.
Тәрбияче: Ә хәзер юл аркылы ничек чыгабыз инде?
Балалар:Башта сулга карыйбыз, машиналар юклыгын белгәч кенә, уңга карыйбыз, юл аркылы чыгабыз.
Тәрбияче: Әйе, Башта сулга карыйбыз, машиналар юклыгын белгәч кенә, уңга карыйбыз, юл аркылы чыгабыз.
Тәрбияче: Юлның кайсы урыныннан гына чыгарга кирәк?
Юл аркылы чыкканда һәрвакыт игътибарлы булыгыз.
Без бу тукталыштагы биремнәрне үтәдек, сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Тәрбияче: 2 тукталышыбызга килеп җиттек.
Тәрбияче: Балалар машиналарны кая саталар икән.
Балалар: автосалонда.
Тәрбияче:Сез нинди маркалы автомобильләр күрәсез монда?
Тәрбияче:Монда махсус автомобильләр дә бар икән.
Тәрбияче:Беләсезме сез бу автомобильләрне?
Балалар: Ашыгыч ярдәм, полиция хезмәте , яңгын сүндерү автомобильләре)
Тәрбияче:01 номеры кайсы автомобильгә язылган.?
Балалар: Янгын сүндерү автомобиленә.
Тәрбияче:Янгын сүндерү автомобилен телефоннан нинди номерга чакырырга кирәк ?
Балалар:01
Тәрбияче:Дөрес әйтегез.
Тәрбияче:Полиция хезмәте автомобиленә нинди номер язылган?
Балалар:02
Тәрбияче:Дөрес.
Тәрбияче:ашыгыч ярдәм автомобиленә ?
Балалар:03
Тәрбияче:Дөрес.
Тәрбияче:Безгә махсус автомобильләрне урыннарына каршыдагы номерлары янына урнаштырып куярга кирәк.
Без бу тукталыштагы биремнәрне үтәдек, ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Тәрбияче:3 тукталыш.” «Юл билгеләрен ремонтлыйбыз».
Бу тукталышта юл билгеләре ватылганнар. Безгә юл билгеләрен җыярга кирәк була.
Ике өстәлдә конверт эчендә юл билгеләре бирелә.(Балалар юл билгеләрен төзиләр, әйтәләр).
-Кисәтүче билгеләр: «Балалар».«Җәяүле». «Велосипед юлы».
Мәгьлүмат бирүче билгеләр: «Ашыгыч ярдәм пункты».«Туклану пункты».
Тыючы билгеләр: «Велосипедта йөрү тыела».
Хәрәкәтле уен-«Светофор сигналлары» уенын уйныйбыз.
(Бу уенда барлык балаларда -җәяүлеләр.Хәрәкәт көйләүче светофорда сары сигнал күрсәтсә-балалар тезелешеп хәрәкәт башларга әзерләнәләр.Яшел ут янгач йөрергә мөмкин.Кызыл ут янгач барысыда урыннарында туктап калалар.).
Светофорда -кызыл ут!
Юл хәтәр үтү- юк!
Әсары утны күрсәтсә-
Әзерлән -дип кисәтә.
Яшел утны ул алды-
Чыга башла, юл бушады.
4. тукталыш.Коржик белән Компот каршы ала.
Компот:Хәерле көн балалар.
Коржик:Без сезне шатланып каршы алабыз.
Компот:Балалар без биргән биремнәрне, юл кагыйдәләрен сәяхәт иткәндә дөрес итеп үтәдегез.
Коржик: Компот карале мин балаларга бер табышмак әйтим әле.
Компот: Караңгы төндә һәм кичен
Алар сезне саклар.
Шоферлар да ерактан ук,
Күрер сезне абыйлар.
Ул значок, брелок һәм стикер
Нәрсә сон ул?
Балалар:Бу бит уткайтаргыч.
Компот:Сез ничек уйлыйсыз бу уткайтаргычлар ни очен кирәк?
Балалар:Караңгыда ут яктысында күренер өчен. Юл хәләкәтләре булмасын өчен.
Коржик: Без коржик белән сезгә бүләкләр әзерләдек. Менә безнең сезгә бүген бирергә теләгән бүләгем шушы фликерлар иде.(балаларга өләшә).
Тәрбияче:Юл йөрү кагыйдәләрен белегез төгәл үтәгез.
Йомгаклау
Балалар сезгә сәяхәтебезнең кайсы өлеше охшады?
Сәяхәтебез бик күңелле үтте.Бик күп биремнәр үтәдек.
Хәзер Коржик, Компотка рәхмәт әйтеп кайтырга кирәк.
Сау булыгыз.
Тәрбияче: Монда табышмак язылган. Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл)
Шулай булгач без алдагы биремебезне кайдан эзлисе була ул?(өстәл астына уен беркетелгән.
2 пункт-Уен “Рәсемне җый”.
Балалар 3 төркемгә төсләренә карап бүленәләр.Һәрбер төркем рәсем җыялар.(полиция машинасы, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машинасы).
Тәрбияче: Аларның нинди максатларда кулланылуын әйтегез әле.0-1, 0-2, 0-3,номерлары кайсы машиналарга язылган,ни өчен?
Бәлки сез аларны шигьри юллар белән әйтеп бирерсез.?
1 бала.Шырпы белән уйнама син, калырсын көл күмергә,Әгәр янгын чыга калса , шалтырат син0...(1)гә.
2 бала.Тап булсаң әгәр,шикле кешегә, Кичекмәстән шалтырат син0...(2 ) гә
.3 бала.Әгәр кеше авырый икән,Күрсәт ярдәмне.
Телефоннан җый синһәрвакыт0...(3) не.
Пират: Балалар сезнең җавапларыгыз мина бик ошады. Шуңа күрә тагын бер ачкыч.
Тәрбияче: Алдагы сер сүздә табышмакта.
-Аягы бар,кулы юк.
Аркасы бар, түше юк.(Урындык).
Каян эзлибез алдагы биремне? Балалар юл билгеләрен урындык астыннан табалар.
3 пункт”Юл билгеләре”
Шигырьләр сөйләү.
1.Менә гади генә юл,
Аннан кешеләр бара.
Монда бит махсус тамга,
Исеме аның “зебра”
2.Тынып тора моторлар,
Игтибарлы шоферлар,
”Мәктәп!Балалар бакчасы!
”Дип билгеләр торалар.(Балалар)
3.Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игтибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
4.Бу билгене күрсәләр
Сөенә авырулар
Димәк якында гына
Ярдәм күрсәтүчеләр.
5.Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагында,
Шушы билге коткара.
6.Бу билгегә карасаң
Сөенеп тә куярсын.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.
Пират: Мина нигәдер күңелсез булып китте эле...
Тәрбияче: Балалар пиратның күңелен ничек күтәрик икән.?
җыр башкарыла.Светофор.
Пират: Ой рәхмәт сезгә. Күңелләрем күтәрелеп китте. Шуңа күрә тагын бер ачкычны бирәм.
4пункт.”Светофор”.
Тәрбияче:Тагын бер табышмакка җавап табырга кирәк.
Киттем диеп китә, кире килә.
(Ишек).
Тәрбияче. Шулай булгач безнең алдагы тукталышыбыз нәрсә икән?
Светофор.
Пират:Балалалар мин бер хәл беләм бит әле.Светофор төсләре турында.Сөйлимме?
Тәрбияче: Әйдәгез әле,бер уен уйныйбыз. Ул уен”Светофорны буя дип атала.
Балалар кызыл, сары, яшел кыршауны шул төстәге эйберләр җыеп тутыралар.
Пират: Балалар бу уеныгыз бигрәктә ошады. Шуңа күрә тагын бер ачкыч.
5 пункт.Уен”Жезлне җибәр”.
Тәрбияче:Балалар монда тагын бер табышмак бар әле.
Аңа карасаң урамны күрәсен?(тәрәзә)
Безнең бер сер сүзебез кая барырга куша?
-Нәрсә бу балалар? Жезл.Әйдәгез уйнап алабыз. Музыка туктауга кемдә кала шул өстәл өстеннән бер сорау ала.
Светофорның ничә төсе бар?
-Җәяүленең юл аркылы чыгу урыны?
Җәяүле юлы?
Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?
Пират:Ай сез бигрәк белемле икән, менә миндә соңгы ачкыч. Ә хәзер тирә-яктан, шушы мин биргән ачкычлар белән мин яшереп куйган Хәзинәне эзләгез инде.кайсы ачкыч сандыкны ачар икән.Балалар сандык табалар, яраган ачкыч белән ачалар. Аның эчендә фликерләр ята.
Тәрбияче:Яктырткыны кире кайтаручы элементар-фликерлар дип аталалар.
Пират:Менә минем сезгә бүген бирергә теләгән бүләгем шушы фликерлар иде.(балаларга өләшә).
Тәрбияче:Балалар онытмагыз безнең хәзинәбез ул тормышыбыз, сәламәтлегебез. Без аны сакларга тиешбез.Юл йөрү кагыйдәләрен белегез төгәл үтәгез.
Йомгаклау