Урманда-кунакта
Автор: Миннебаева Алсу Ринатовна
Организация: МАДОУ ''Билингвальный детский сад № 100'' Советского района г.Казани.
Населенный пункт: г.Казань
II кечкенәләр төркемендә белем бирү
Максат: Балаларны хәрәкәт осталыкларын, күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү; бау астыннан дүрт аяклап үрмәләргә өйрәтү; борма ясап йөрүне ныгыту; дуслык
Җиһазлар: уенчык җәнлекләр (куян, бүре, тиен, төлке), куян колаклары балалар санынча, төлке башлыгы , бау - 5 метр.
Дәрес барышы:
Балалар залга кереп басалар. Экранда – урман аланы.Кошлар сайравы “ишетелә”.
-Тәрбияче: Әйдәгез, үзебезне кышкы урман аланында, дип хис итик
- Урманда нәрсәләр яши(җәнлекләр яши) ?
- Урманның балалар үз хуҗасы бар,әнә үзе дә күренә(Шүрәле чыга , җырлый)
Кемнәр килгән кунакка
Кая мин карыйм әле,
Хәзер алар белән бергә
Мин уйнап алыйм әле.
-Исәнмесез,нәни дусларым.Урманга кунакка килдегезме? Мин сезне кышкы урман белән таныштырам. Без бүген бергәләп йөгерербез,йөрербез,сикерербез,уеннар уйнарбыз,күңел ачарбыз.
Без атлап та барырбыз,
Йөгереп тә алырбыз,
Арып китсэк утырып
Бер ял итеп алырбыз.
-Э,хәзер минем арттан тезелеп бастык,атлап барабыз.
-Биредә,балалар җәнлекләр татлы йокыга талган,без аларны йокыларыннан уятмыйча гына араларыннан йөгереп үтәбез(Куллар билдә, уенчыклар арасыннан бормалы ясап йөгерү).
-Менә,безнең җәнлекләр йокыларыннан уяндылар .Аларга без бергәләп күнегүләр ясап күрсәтербез.Түгәрәккә басабыз.
1)Сорыдыр төсе
Үткендер теле,
Урманда йөри,
Җәнлекләр күзли? (Бүре)
“Бүре як-ягына каранып җәнлекләр эзли”
Баштагы торыш:Аяклар бергә,куллар билдә.
Борылып як-якка карау.
Башны уңга һәм сулга бору.
2)Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә,
Кем аны куып җитә? (Куян)
“Куян зарядка ясый”
Б.т.:Аяклар бергә,куллар иң башында.Кулларны алга,артка әйләндерәбез.
3)Үзе ялагай,үзе хәйләкәр
Ул нәрсә булыр,йә әйтеп җибәр.
Бу,нэрсэ,балалар?(Төлке)
“Төлке койрыгына карый”.
Б.т.:Аяклар җилкә киңлегендә,куллар билдә,кулларны артка сузып бармак очларына карыйбыз.
4)Кош тугел-оча,ябалактан курка,
Чикләвекне бик ярата,
Сызгырса,урманны яңгырата. (Тиен)
Б.т.:Аяклар җилкә киңлегендә,куллар билдә.Аякны бөкләмичә,кулларны идәнгә тидерү.
5) “Куянкайлар туңганнар,сикереп җылынганнар”.
Бер урында ике аякта сикерү һәм атлау(чиратлаштырып,өч таптыр).
-“Куян”.Н.Исәнбәт шигыре,Шаймарданова Ф.М.кое.
Әй,куян,куян,
Кечкенә генә.
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына,
Аягы җиңел
Мамыктай гына.
“Куяннар һәм төлке”уены.
-Ә,хәзер “Куян һәм куян балалары” уенын уйныйбыз.Мин куян,сез - куян балалары, сузылган бау астыннан дүрт аяклап үрмәләү (2 тапкыр)
Шүрәле балаларны “Ераккарак ат” уенын уйнарга чакыра.
(“Кар йомарламын” еракка ыргыту)
Шүрәле: Булдырдыгыз, төгәл, еракка ата беләсез икән. Ә хәзер.“Куяннар һәм төлке”уены.
(Төлке җырлый-җырлый агачлар арасыннан чыга, җыр бетүгә куяннарны куа башлый, куяннар төлкедән качып үз ояларына кереп качалар,төлке кемне эләктерә,шул уеннан чыга,уен дәвам итә).
Ак каен тора-уңда,
Ямь-яшел чыршы сулда(як-якка карап күрсәтү).
Әнә куян сикерә(сикерү).
Ул бүредән(йөгерү) элдерә (урында йөгерү).
Без аннан да качабыз(чүгәләп утыру).
Тапмас ул безне явыз(урынга утыру).
Булдырдыгыз,балалар.Безгә кайтырга вакыт.Бер-бер артлы тезелеп зал буйлап йөрү,һәм залдан чыгып китү.