Урок на тему «Татарстан»

Автор: Рамазанова Гульнара Фиргатовна

Организация: МБОУ «Школа №103»

Населенный пункт: г. Казань

Тема: Туган илем – Татарстан.

Максат: 1. Укучыларны туган ягыбыз белән

таныштыру, лексик – грамматик белемнәрне

үстерү, Татарстан турында белемнәрен үс-

терү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку актив-

лыгын, диалогик һәм монологик сөйләм те-

лен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү,

татарча аралашу күнекмәләрен киңәйтү.

3. Яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәр-

бияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт

хисе тәрбияләү.

Материал: К. С. Фәтхуллова. Татар теле һәм

уку китабы. Икенче басма. Татарстан китап

нәшрияты 2013.

Җиһазлау: дәреслек , программа, сүзлек, та-

ратма материал, презентация “Туган илем –

Татарстан”.

 

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү.

Дәрес методы: Әңгәмә, сәнгатьле уку, матур

һәм дөрес язу, тәрҗемә итү, җөмлә төзү.

Дәрес планы

I. Башлам.

  1. Укучылар белән исәнләшү.

2. Дәрескә килгән укучыларны барлау.

3. Әңгәмә “Бүгенге көн”.

4. Өй эшен тикшерү һәм бәяләү.

  1. Яңа материалны үзләштерү.

1. Теманы тәкъдим итү.

2. Яңа сүзлек минимумы белән танышу.

3. Яңа сүзләрдән җөмләләр төзү.

4. Текстны сәнгатьле итеп уку.

5. Тест эшләү.

6. Ял итеп алу.

7. Дәреслек белән эш.

8. Белем дәрәҗәсенә карап, төрле төстәге конвертлар таратыла.

9. Ситуатив сорауга җавап бирү.

 

Материалны ныгыту.

 

  • Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  • Дәрестә нинди яңа сүзләр белән таныштык?

 

Йомгаклау.

  • Көндәлекләргә өй эшен яздыру.
  • Билгеләр кую.
  • Саубуллашу.

 

Дәрес барышы.

I. Башлам.

У. Исәнмесез укучылар.

- Исәнмесез укытучы апа, хәерле көн.

У. Хәерле көн, укучылар әйдәгез әле бүгенге дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк.

- Исәнмесез.

У. Укучылар урыннарыгызга утырышыгыз.

Әйдәгез әле бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк.

У. Никита бүген ничәнче февраль?

- Бүген унсигезенче февраль.

У. Әйе дөрес утыр, Кирилл бүген атнаның ничәнче көне?

- Бүген атнаның икенче көне.

У. Әйе, дөрес утыр. Вероника бүген урамда көн нинди?

- Бүген урамда көн салкын һәм матур.

У. Настя бүген урамда кар явамы?

- Әйе, бүген урамда кар ява.

У. Ярослав бүген урамда җил исәме?

- Әйе, урамда җил исә.

У. Даша урамда нинди җил исә?

- Урамда салкын җил исә.

У. Кристина урамда кошлар очамы?

- Әйе, урамда кошлар оча.

У. Елена урамда нинди кошлар оча?

- Урамда күгәрченнәр, чыпчыклар, кызыл түшләр, каргалар оча.

У. Ксения сиңа бүгенге көн ошыймы? Ошаса, ни өчен ошый?

- Әйе, миңа бүгенге көн ошый. Чөнки урамда салкын һәм матур.

У. Данна өй эше нәрсә бирелгән иде, әйтеп уз әле.

- Өй эше Татарстан темасы буенча сорауларга җавап бирергә иде.

У. Әйе, бик дөрес. Татарстан темасы буенча сорауларга җавап бирергә иде. әйдәгез белемнәребезне тикшереп карыйк.

 

1. Син кайда тугансың?

2. Хәзер син кайда яшисең?

3. Татарстан туган җиреңме?

4. Татарстан нинди республика?

5. Син туган җирең белән горурланасыңмы?

Укучылар өй эшләрен җыеп, миңа тапшырыгыз, мин аларны тикшереп, билгеләрен куермын.

 

II. Яңа теманы үзләштерү.

Әйдәгез бүгенге темага керешик. Без сезнең белән Татартан темасын дәвам итәбез. Дәрестә Татарстан темасы буенча белемнәребезне арттырабыз, ныгытабыз һәм тикшерәбез.

 

1. Яңа сүзлек минимумы белән танышып узыйк.

Казан Кремле – Казанский Кремль

Сөембикә манарасы - Башня Сююмбике

Спас манарасы – Спасская башня

Блоговещение соборы – Благовещенский собор

Кол Шәриф мәчете – мечеть Кул Шариф

Муса Җәлил һәйкәле – памятник Мусы Джалиля

2. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзибез.

3. Текстны укытучы сәнгатьле итеп укып чыга.

У. Укучылар мин нәрсә турында укыдым?

- Сез Казан Кремле турында укыдыгыз.

У. Әйе, бик дөрес Казан Кремле турында укыдым. Хәзер текст белән якыннанрак танышыр өчен. Без текстны чылбыр рәвешендә укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

Казан Кремле.

Казан – Татарстанның башкаласы. Казан – тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.

Менә Сөембикә манарасы. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы.

Кремльдә Спас манарасы да бар. Ул ак төстә. Бу манара да Сөембикә манарасы кебек бик матур.

4. Тест эшләү.

 

5. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән бераз ял итеп алыйк.

Тәнебезгә көч кертик,

Бер урында тапталыйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга – сулга күз салыйк

Муеннарны боргалыйк.

6. Дәреслек белән эш.

Укучылар дәреслекләрнең 42 нче битен ачып, 2нче биремне эшлибез.

Биредә диалоглар бирелгән. әйдәгез әле укып китик. Беренче диалогны Настя белән Вероника укый һәм тәрҗемә итә.

Икенче диалогны Ярослав белән Данна укый һәм тәрҗемә итә.

У. Укучылар, диалогларның эчтәлеге сезгә аңлашылдымы?

- әйе, аңлашылды.

7. Индивидуаль эш. Белем дәрәҗәсенә карап, төрле төстәге конвертлар таратыла.

У. Укучылар мин сезгә конвертлар таратам, бу конвертлар эчендә сез сүзләр күрерсез. Бу сүзләр ярдәмендә сез Казан турында җөмләләр төзергә тиеш буласыз. Җөмләләрне укыйсыз һәм русчага тәрҗемә итәсез.

 

8. Ситуатив сорау.

Балалар, хәзер Казан шәһәре зур. Күз алдына китерегез: сез Казанда адаштыгыз ди. Бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәк?

  • Җаваплар: өй адресын, телефон номерын хәтердән белергә кирәк, хәтерләмәсәң полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

IV. Матералны ныгыту.

У. Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Без бүгенге дәрестә Казан Кремле турында сөйләштек.

У. Дәрестә нинди яңа сүзләр белән таныштык?

- Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Блоговещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм Муса Җәлил һәйкәле.

V. Йомгаклау.

У. Көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз.

Өйрәнелгән яңа сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзергә.

У. Укучылар, дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям (билгеләр кую).

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам.

Сау булыгыз.

 

 

 


Опубликовано: 04.05.2026