Үчти-үчти, үчтеки, үсте китте кечтеки

Автор: Кашапова Гузель Нургалеевна

Организация: МБДОУ «Детский сад №48»

Населенный пункт: Республика Татарстан, город Казань

Тема: " Үчти- үчти, үчтеки,

Үсте китте кечтеки"

Максат: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшен дәвам итү.

Бурычлар:

1.Балаларның күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.

2.Үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

  1. Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, йолаларына хөрмәт тәрбияләү.
  2. Милли ризыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү.

 

Җиһазлау:

1.Исле сабын, тиен акчалар, бишек, курчак, чигелгән сөлге .Татар халык ашлары: кыстыбый, чәк-чәк, коймак, бәлеш, кош теле. Аудиоязма. Интерактив такта.Презентация.

Белем өлкәләрен интеграцияләү:сөйләм телен үсерү, танып белү, нәфис-нәфасәти, социаль -коммуникотив белем бирү өлкәләре.

Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, аудиоязмалар тыңлау,күрсәтү.

Эшчәнлеккә алдан әзерлек эше:

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү: юаткыч,табышмак, мәкаль, сынамыш, юрау.
  2. Йола белән таныштыру.

 

 

 

Эшчәнлек барышы:

Тәр: Исәнмесез, балалар!

Бал: Исәнмесез.

Т. Хәлләрегез ничек?

Б.Яхшы.

Кунаклар белән исәнләшү.

(Скайп аша хәбәр килә.Тавыш ишетелә.)

Тәр: Балалар, минем ноутбукка скайп аша хәбәр килеп иреште.Карыйк әле, нәрсә икән анда?

(Видио күрсәтелә. Алсу апа видио аша балаларны бәби ашына чакыра).

Т: Балалар, Алсу апагыз безне кунака чакыра.Барабызмы?Алайса, кунака җыену тәртибен искә алыйк.

-Нинди кием киеп баралар?

(Чиста кием, матур күлмәк)

-Чәчләр нинди булырга тиеш?

(Үрелгән,җыелган)

-Балалар, кунакта үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

(Кычкырып сөйләшмәскә,әдәпле тотарга, кычкырып көлмәскә, өстәл артында аяк селкеп утырмаска, ипи валчыгын коймаска.)

-Балалар, кунака буш кул белән баралармы?

(Күчтәнәч аларга кирәк).

-Ә без бәби ашына барабыз, димәк, кемгә бүләк алырга кирәк?

(Бәбигә).

-Мин әниләрегездән сорап килергә кушкан идем.Бәбигә йола буенча нинди бүләк бирергә кирәк?

(Тиен акча яки исле сабын).

-Балалар, кунакка нәрсә белән баралар?

(Поезд, автобус, машина, җәяү һ.б.)

-Без ничек барырбыз?

-Җәяү барабыз.

(Җыр җырлау)

Мин барам, барам барам,

Бәби ашына барам.

Күчтәнәчләрне алам,

Кунакка барам, барам.

(Каршыда тау пәйдә була, ул телгә килә: мәкаль, табышмак, сынамыш, юрауларны, схема- рәсемнәргә карап, дөрес әйтергә кирәк.)

Әти- шикәр, әни- бал.

Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

Кояш еракта күренсә, салкын булыр.

Песи бит юса, кунак килә.

Самавыр җырласа,кунак килә.

(Алсу апа каршы ала)

Сездәй кадерле дусларны

Зурлыйбыз чын күңелдән.

Ипи-тоздан авыз итеп,

Әйдә, узыгыз түрдән!

Кунакларны бик яраткан

Электән безнең халык.

Юмарт диеп, уңган диеп,

Килгән күптән макталып

Т: Балалар,ишеттегезме кунакларны каршы алу сүзләрендә нинди зур мәгънә салынган.Татар халкы кунакларны ихтирамлап каршы алган, сый –хөрмәт күрсәткән, күчтәнәчен биреп озатып калган.

Алсу апа, балалар сезнең гайләгезне улыгыз Алмаз туу белән котларга килде.(Балалар утыралар)

Т: Балалар, безнең халкыбызда бәби тәпиен карарга килгәч, аның бишек киезе астына нәрсә куя торган булганнар?

-Исле сабын һәм тиен акчалар.

-Әйдәгез без дә бу йоланы искә алыйк.

(Балалар, чиратлап, бишек киезе астына тиен акча, исле сабын куялар һәм бәбинең тәпиен карыйлар)

Бала елый.

Алсу апа.

Тор, тор балам, тор инде,

Йокың туйгандыр инде.

Син яраткан уенчыклар

Күптән торганнар инде.

Кара әле: синең яныңа күпме балалар килгән.

 

Т: Алсу апа, сез баланы йокыдан уятканда, үчти –үчти иткәндә, юындырганда әйтелә торган бик матур сүзләр беләсез икән.Безгә дә шуларны әйтеп күрсәтмәссезме?

Үс, үс, үс итә,

Балам үсеп тә җитә.

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен.

Әбисенә, бабасына,

Атасына, анасына

Шәфкатле бала булсын,

Сүзе үтемле булсын,

Үзе сөйкемле булсын.

Үс, үс, үс!

Т:Балалар, бәбине үстергәндә әйтелә торган сүзләргә нинди мәгънә салынган.

Атасына, анасына шәфкатьле бала булсын, дигән сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

-Әти-әнисен яратырга;

-Сүзен тыңларга;

-үскәч ярдәм итәргә;

-хәлләрен белеп торырга тиеш.

Алсу апа: Балалар, бәлки, үзегез дә бала караганда әйтелә торган сүзләрне беләсездер?

1 бала: Минем әбием, кечкенә сеңлемне уятканда, менә мондый сүзләр әйтә:

Уян, балам, тиз уян,

Качып китте төн-куян.

Йомшак кына чәчләреңнән

Сөеп, иркәләп куям.

2 бала: Ә мин “ Тез өстендә сикерткәндә” әйтелә торган сүзләрне беләм.Сөйләп күрсәтимме?

Әтисенә ай кебек,

Әнисенә көн кебек,

Апасына гөл кебек,

Бабасына туп кебек,

Килеп –киткән кешеләргә

Чүп кадәр дә юк кебек.

Алсу апа: Бик матур эчтәлекле сүзләр өйрәткән әниең.

3 бала: Ә мин баланы коендырганда әйтелә торган сүзләр беләм.Аларны әнием энемне коендырганда әйтә.

Суы сарыксын,

Үзе калыксын,

Ятып йокласын,

Торып уйнасын,

Елап тормасын,

Елак булмасын.

Алсу апа: Әниең энеңне бигрәк акыллы, мәгънәле сүзләр әйтеп юындыра икән.Кечкенәдән баласының сау-сәламәт,мөстәкыйль булып үсүен тели.

4 бала: Ә мин “ Баланы биеткәндә” әйтелә торган сүзләр беләм

Балам бии, багыгыз,

Кесәгезне кагыгыз,

Кәнфитегез булмаса,

Магазиннан алыгыз.

Т: Бик матур сүзләр.Баланың һәр уңышына сөенергә кирәклеген искәртә.Алсу апа,безнең балалар төрле уеннарда бик теләп катнашалар.Шундый уенның берсен сиңа да уйнап күрсәтик әле.Уен “Утыр, утыр,Мәликә” дип атала.

Уен : “Утыр, утыр,Мәликә”

Утыр, утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа-

Әйтеп бирче тиз генә!

Алсу апа: И_И, күрегезче, улымның йокысы килгән бит, йоклатырга кирәк үзен.

Т: Безнең балалар бик матур бишек җыры беләләр. Рөхсәт итсәгез, улыгызны алар көйләп йоклатырлар.Сезгә дә ял булыр.

“Бишек җыры” Г.Тукай сүзләре, татар халык көе.

Алсу апа: Улым йоклап та китте.Рәхмәт инде сезгә.

Т: Татар халкы элек- электән бик моңлы булган.Безнең әби – бабаларыбыз төрле уен коралларында уйнарга яраткан.Үзлектән гармунда, курайда өйрәнгәннәр.Моңлы курай тавышын кем генә сокланып тыңламаган.Сабыйлар да өйләрендә җыр – моң тавышын ишетеп үскән.

Татар җырсыз тора аламыни?

Татарга бит аңа моң кирәк.

Таляныңны гына сузып җибәр

Дәррәү кушыла аңа мең тирәк.

Әйдәгез без дә курай тавышын тыңлап алыйк.

(Бер кыз курайда уйный.)

Алсу апа:Балалар бик күп сөйләштек.Әйдәгез чәй эчеп алыйк.”Бәби ашы”на дип, кош теле,өчпочмак пешергән идем.

(Өстәлгә утыралар.Сыйланалар)

1 бала:

Рәхмәт, сыйладыгыз,

Ялан шулай кыланыгыз.

Баегыз,

Тегермән салыгыз,

Онны сатып алыгыз.

2 бала:

Рәхмәт сыйга, хөрмәткә,

Көз килерсез суйган үрдәккә.

3 бала:

Рәхмәт сыйга, хөрмәткә,

Каз белән үрдәккә.

Пешергәнгә, төшергәнгә,

Безне искә төшергәнгә.

Т: Зур рәхмәт, Алсу апа, безгә китәргә вакыт.Улыгыз Алмазны киләчәктә безнең балалар бакчасына китерегез.Көтеп калабыз.Саубулыгыз.

Йомгаклау.

Тәр: Менә, балалар, без бакчага кайтып җиттек. Ошадымы сезгә Алсу апагызда?

-Бик ошады.

Т: Балалар, без сезнең белән халкыбызның онытылмас йоласын искә төшердек,уеннарда катнаштык, җырладык, кунак булдык.Миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте.Саубулыгыз.җ

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе :методик кулланма / К В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина.- Казан Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
  2. Йомгак таптым: Балалар фолклоры.-Казан:Мәгариф, 2000.
  3. Иң матур сүз:балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти- әниләр өчен хрестоматия/К.В.Закирова.-Яңартылган 3 нче басма.-Казан: Тат.кит. нәшер.,2015.

4.Нәниләргә бишек җырлары,бармак уеннары:ике яшкә кадәрге балалар өчен/ Лилия Дәүләтшина.-Казан: Тат.кит.нәшер., 2015.

5.Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак- уйнап – көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы һәм физкултура иструкторлары өчен методик кулланма/ К.В. Закирова , Л.Р.Мортазина .-Казан: Редакционно- издательский центр, 2012.- 119б.

 


Приложения:
  1. video-prilozhenie_0d4c852a.. 25,2 МБ
  2. file2.docx.. 27,8 КБ
Опубликовано: 10.10.2017