Туган ягым-гүзәл җирем

Автор: Хабибуллина Фарида Юсуповна

Организация: МБДОУ «Детский сад «Солнышко»

Населенный пункт: Республика Татарстан, город Заинск

Ата –ананы сайлап алу чарасы булмаган кебек,туган җирне дә сайлап алу мөмкин түгел.Минем туган җирем-Татарстан.Биредә яшәвем белән бәхетлемен ,туган җирем белән чиксез горурланам.Туган җирем үзенең мәйданы белән дә Европа илләре белән чагыштырырлык.Аның территориясенә Бельгия,Голландия кебек дәүләтләр урнаша алыр иде.Зурлыгы буенча хәтта Франция белән тиңләшерлек мөмкинлеге бар.Италия ,Греция кебек илләр дә Татарстан белән исәпләшә башлады. Туган җиремнең табигате дә үзенчәлекле .Тагын кайсы урында бар микән ел фасылларының тигез бүленеше?Бары бездә генә язы-кышы,җәе-көзе белән горурланыр урын. Карлар китеп яз килергә җир өсте чәчәкләргә күмелә.Күз явын алырлык тюльпаннары,роза чәчәкләре арасында йөргәндә Голландия һәм Франция күз алдына килә.Алмалары-чияләре өлгергән чорда субтроник илләрне хәтерләтә.Инде кар көртләре каплаган басу-кырлары ,урман-далалары әкияти Кыш бабайныкы да,Санта-Клаусны да очратырга мөмкин.Ә урманнарының үзенчәлеге үзенең серлелеге белән тартып тора.Горур йөзъяшәр имән янәшәсендә үскүн зифа каены,башлары күккә тиеп торырлыкчыршы-нарат агачларын бары бездә генә күрергә мөмкин.Әандагы тәрледән-тәрле җиләкләрне Тукай әйтмешли,”һичшиксез җыярсың бер чиләк!”.


Приложения:
  1. file2.docx.. 22,4 КБ
Опубликовано: 23.10.2017