Күңел бөртекләрен күккә сибәм! (Яшь шагыйрь Рифат Сәлах)

Автор: Гордеева Миляуша Миннуловна

Организация: МБОУ «Макуловская СОШ»

Населенный пункт: с. Макулово

Татар теле укытучысы безгә бер яшь язучы яки шагыйрь иҗаты буенча проект эше әзерләргә тәкъдим иткән иде. Мин бүгенге көндә дә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр белән танышып чыктым. Мине Рифат Сәлах иҗаты кызыксындырды. Мин, аның турында күбрәк белер өчен, мәгълүмат эзләргә керештем. Мин бик күп китаплар укырга яратам. Аеруча татар телеңдә язылганнарын. Бүгенге көндә татар әдәбияты минем тормышымда зур урын алып тора. Кечкенәдән китаплар белән мине дәү әнием таныштырды, бүгенге көндә әдәбият дәресләрендә татар теленә генә хас булган, матур, эчтәлекле әсәрләр белән мин үзем танышам. Һәрбер укыган китапны минем тормышыма бер яңалык булып керә. Минем уйлавымча,һәр кеше үзенең туган телен яхшы белергә тиеш. Минем өчен үз туган телемдә укый алу -зур бәхет. Еллар үтсә дә, бөек шагыйрьләр күтәргән темалар хәзер дә актуаль булып кала. Нинди генә шигырьне, әкиятне укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ача. Татар әсәрләренең һәрберсен җыр белән тиңләп була. Без аларның шигырьләрен әбием белән бергә укырга яратабыз.Ә нинди күренекле шәхесләр бизи безнең әдәбиятны: Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Ә. Еники, М. Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев. Без алар белән горурланабыз бит.


Приложения:
  1. mbou-makulovskaya-sosh.doc.. 901,0 КБ
Опубликовано: 26.10.2017