Азгар Габиди – мой любимейший поэт

Автор: Шамсиева Эльвира Инсафовна

Организация: МБОУ «Муртыш-Тамакская ООШ»

Населенный пункт: РТ, Сармановский район, с. Муртыш-Тамак

Җырларда җырланган Сарман ягы, Сарман төбәге... Бу якның никадәр гүзәл як икәнен аңлау, ярату өчен, җәй көннәрендә аның урманнарыннан җиләк җыярга, челтерәп аккан чишмәләрнең көмештәй саф, балдай татлы суыннан авыз итәргә, кыш көннәрендә киртләч тауларыннан чаңгы шуарга, көзге урманнарына йөрергә, җыр-моңнарын тыңларга кирәк. Монда һәр тау итәге, һәр агач, болындагы һәр чәчәк, кыскасы, һәрбер нәрсә иҗатка, моңга, шигърияткә рухландыра. Никадәр талантлы кешеләр үсеп чыккан Сарман төбәгеннән... Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән Сөббух Рәфыйков, Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова, Хәниф Хайруллин, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин кебек язучыларны һәм шагыйрьләрне биргән ул Сарман ягы. Бу сәнгать кешеләренең һәммәсенә Сарман төбәгенең челтерәп аккан чишмәләренең суы, сандугачларның моңы, урманнары, таулары илһам биреп, олы иҗат юлына озаткан. Әзһәр Габиди – минем яраткан шагыйрьләремнең берсе. Ул сәнгать, мәдәниятебез өчен бар көчен куйган шагыйрь, әдип.


Приложения:
  1. azgar-gabidi.docx.. 183,8 КБ
Опубликовано: 03.12.2017