Сценарий театра ко дню рождения Габдуллы Тукая
Автор: Шарипова Диана Маратовна
Организация: МБОУ «Дым-Тамакская ООШ»
Населенный пункт: Республика Татарстан, с. Дым-Тамак
Автор: Имамова Зульфия Линарисовна
Организация: МБОУ «Дым-Тамакская ООШ»
Населенный пункт: Республика Татарстан, с. Дым-Тамак
Габдулла Тукайга багышланган спектакль сценариесе
Төзеделәр: Имамова Зөлфия Линарис кызы, Шарипова Диана Марат кызы.
Катнашалар: бала белән күбәләк (1 малай һәм 2 кыз), кәҗә белән сарык (2 малай), әни ролендә (1 кыз курчак белән), Габдулла Тукай (1 малай төбәтәйдә, перо бн өстәлдә уйланып утыра).
Салмак кына татарча көй уйный. (Туган тел)
Габдулла Тукай сәхнә кырында перо бн язып утыра. (аудиоязма)
- . -Исәнмесез! Минем исемем Габдулла Тукай. Мин ел фасылының иң матур, йокыдан уянган яз чорында дөньяга аваз салганмын, 26 апрелдә. Сез мине татар халык шагыйре дип белэсез. Үземнең кыска тормышымда күбрәк балаларга багышланган шигырьләр, әсәрләр яздым. Кечкенәдән ятим калып, әниемне бик еш исемә төшерә идем. Аның җырлары белән илһамланып, мин дә “Бишек җыры” чыгардым. (Сәхнәдә кыз курчагы бн бишек җырын җырлый)
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
2. – Балалар, ә сез нинди ел фасылын яратасыз? Мин эссе матур җәй көннәрен кәтеп ала идем.
Иртәнге кояш нурларында иркәләнеп, сандугач җырлаганнарын тыңлап уянам. Яшел болыннарда йөгереп, табигатьне күзәтергә яраттым. (сәхнәдә “Күбәләк” биюе 2 кыз бн 1 малай)
3. – Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр.
Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалам, чәчкән идем, урган идем.
Халкымның тирән мәгънәгә ия булган әкият, риваятьләрен, укучыларым, сезгә җиткердем. (Сәхнәдә “Кәҗә бн сарык” әкиятенә сценка)
Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»
Сарык шунда капчыктагы башны ала, —
Барча Бүре куркуыннан шашып кала;
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.
Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»
Йомгаклау. Балалар барысы да сәхнәгә чыгалар, шигырь сөйлиләр.
1 бала. Мирас булып калган иҗатыңда
Күпме рухи байлык, тәрбия.
Милләтемнең мәшһүр Тукае син,
Синең алда халкым баш ия.
2 бала. Бар җиһанның горурлыгы бит син,
Халкыбызның үксез баласы.
Синең шигырьләрне яратып укый
Милләтемнең һәрбер баласы.
3 бала. Якынлаша синең туган көнең,
Ел җуенча көтеп алабыз.
Якташыбыз, бөек Тукаебыз,
Синең белән горурланабыз.



